Күптән көтелгән яз да җитте, һәр авылда чүп-чарны җыештыру, территорияләрне тәртипкә китерү буенча өмәләр башланды."Адай мәдәният йорты" МБУ - се хезмәткәрләре дә, үзләренең көндәлек, планлаштырылган эшләреннән тыш, шул мәшәкатьләр белән мәшгуль.Бу көннәрдә һәр клуб учреждениесе территорияләре тәртипкә китерелде.Авыл урамнарын чүпләрдән чистартуда да төп көч алар булды.Планда - агачлар, чәчәкләр, декоратив үсемлекләр утырту.