Кыр-Каентүбә авыл клубы яңалыклары.

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

12 апрель көнне Кыр - Каентүбә авыл клубында "Космоска сәяхәт" дигән бәйрәм кичәсе булды. Балалар 2 командага бүленделәр, командаларына исем сайладылар, очышка китәргә ракеталар ясадылар, көчләрен сынадылар. Кояш системасындагы барлык планеталарда да кунакта булдылар. Һәрбер планета турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Күңелле ярышларда катнашып, командаларына очколар җыйдылар. Нәтиҗәдә "Космос" командасы 20 очко җыеп, "Акчарлак" командасын җиңде. Бәйрәм "дуслык чәе" эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International