ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә рус теленнән халыкара олимпиада уздыра.

Иске Кормаш авылында "Карга боткасы" бәйрәме.

1 Май көнне Усы авылында мәдәният хезмәткәрләре борынгы татар халык йолаларын халыкка җиткерү максатыннан" Карга боткасы "бәйрәме уздырды. 

1 Май көнне Усы авылында мәдәният хезмәткәрләре борынгы татар халык йолаларын халыкка җиткерү максатыннан" Карга боткасы "бәйрәме уздырды. 

5 май көнне Такталачык мәдәният йортында "Җиңү вальсы" район конкурсы үткәрелде.

28 апрель көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең “Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект эшчәнлеге” темасына район семинары үтте.

Семинарда “Без – Тукайлы халык мәңгегә!” 1-8 класс укучылары катнашында Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде, башлангыч класс укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте күрсәтелде. Гөлшат Хавил кызы мәктәп китапханәчеләре катнашында "Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә" дип исемләнгән уен-викторина оештырды. Чара барышында мәгариф идарәсенең методисты Ләйсән Рәшит кызы мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, "Китап турында сөйлим" дигән районкүләм буктрейлерлар конкурсына йомгак ясады, җиңүчеләрне тәбрикләде. Килгән кунаклар шулай ук “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда экскурсиядә булдылар. Иске Кормаш мәктәбеннән  семинарда китапханәчебез Халимова Лилия катнашты.

"Чиялек" хуҗалыгы үзенең алдынгы механизаторлары белән горурлана.

Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дарү үләннәрен, агач бөреләрен җыю өстендә эш башланып китте. Апрель ахырынада  укучылар 0,5 кг. каен, 3 кг.нарат  бөресе җыеп  тапшырдылар. Мәктәптә биология укытучысы И.Н. Халикова җитәкчелегендә  “Минем төбәгемдә үсүче  дару үләннәре” дигән темага проект эше дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International