28 апрель көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең “Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект эшчәнлеге” темасына район семинары үтте.
Семинарда “Без – Тукайлы халык мәңгегә!” 1-8 класс укучылары катнашында Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде, башлангыч класс укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте күрсәтелде. Гөлшат Хавил кызы мәктәп китапханәчеләре катнашында "Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә" дип исемләнгән уен-викторина оештырды. Чара барышында мәгариф идарәсенең методисты Ләйсән Рәшит кызы мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, "Китап турында сөйлим" дигән районкүләм буктрейлерлар конкурсына йомгак ясады, җиңүчеләрне тәбрикләде. Килгән кунаклар шулай ук “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда экскурсиядә булдылар. Иске Кормаш мәктәбеннән семинарда китапханәчебез Халимова Лилия катнашты.