Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә рус теленнән халыкара олимпиада уздыра. Анда Татарстан республикасында, Россия Федерациясендә һәм СНГ илләрендә яшәүче 8, 10 сыйныф укучылары катнаша ала. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары ике көн дәвамында олимпиаданың сайлап алу туры биремнәрен чиштеләр: 4 майда – 10 класс укучылары, 5 майда – 8 класс укучылары. Сайлап алу турында күп балл җыючылар икенче (йомгаклау) турына чакырылалар: 4 - 5 июньдә Казан шәһәренә.