1 май көнне авылның йола - бәйрәме булган "Карга боткасы" үз югарылыгында үтте. Кунаклар бик күп кайткан иде. Ботка 4 казанда пеште, 3 самоварда чәй кайнады, калай мичтә белен табадан төшеп кенә торды. Балалар күңелле уеннар уйнадылар, җыр - моң осталары үзләренең матур җырларын суздылар, теләгән һәркем татарча теттереп биеде.