9 май - Җиңү көне уңаеннан Яңа Әлем авылы китапханәсендә " Җиңү кайтавазы " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды , күзәтү үткәрелде .
8 май көнне Уразай авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып үтте. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары кунак итеп чакырылды.Аларны җирлегебез җитәкчеләре бәйрәм белән котлады. Бәйрәм мәктәп балалары, балалар бакчасы нәниләре чыгышы белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.
9 май район үзәгендә Җиңү бәйрәменә карата оештырылган чарада Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү паркы каршындагы мәйданда күк астында үзләренең музейлары белән, "Җиңү вальсы", "Җиңү җыры" чараларында катнаштылар.
9 май көнне районда Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ачык хава астында "1941-1945 Авыллар язмышы музей экспозициясе" куелды. Музей-Ихата эченә элекке байраклар, иске фотолар, тыл һәм фронт әйберләре, җихазлары, сукыр лампа, бәйләнгән, тегелгән, чигелгән әйберләр, фронттан килгән хатлар, медальләр, һәм башка экспонатлар куйдык.
8 май көнне Кәзкәй авылы һәйкәле блуенда тантаналы митинг үтте. Сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән Актаныш районы ветераннар советы җитәкчесе Н.Г.Нурлыев, авыл җирлеге башлыгы М.М.Хурмаев котладылар. Митинг балалар бакчасы коллективы, башлангыч класс укучылары, Кадетлар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Барлык кунаклар чәй табынына чакырылды, содат боткасыннан авыз иттеләр.
Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май – Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. 9 май – Бөек Җиңү көнен илебездә, республикабызда гына түгел, ә дөньяның башка күп шәһәрләрендә дә билгеләп үтелә. Быел Бөек Җиңүнең 71 нче язын каршы алабыз! Район үзәгендә Җиңү паркы каршындагы мәйданда күк астында музейлар оештырылды. Бу чарада Бурсык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты .Халык аны бик теләп күзәтте.
9 май - Җиңү көне уңаеннан Теләкәй авылы китапханәсендә " Җиңү салюты " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды .
7 май көнне Яңа Кормаш авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Митингта авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Харисов, мәктәп директоры М.Я.Хәбибуллин, тыл ветераны Мөнәвир хәзрәт Миркасыймов тыл ветераннарына үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, укучылар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде, һәйкәлгә веноклар салынды.Соңыннан митингта катнашучылар солдат боткасыннан авыз иттеләр.
Актаныштагы бәйрәм тантанасында ачык һавада музей оештырылды.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы.