7 май көнне Яңа Кормаш авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Митингта авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Харисов, мәктәп директоры М.Я.Хәбибуллин, тыл ветераны Мөнәвир хәзрәт Миркасыймов тыл ветераннарына үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, укучылар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде, һәйкәлгә веноклар салынды.Соңыннан митингта катнашучылар солдат боткасыннан авыз иттеләр.