9 май көнне районда Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ачык хава астында "1941-1945 Авыллар язмышы музей экспозициясе" куелды. Музей-Ихата эченә элекке байраклар, иске фотолар, тыл һәм фронт әйберләре, җихазлары, сукыр лампа, бәйләнгән, тегелгән, чигелгән әйберләр, фронттан килгән хатлар, медальләр, һәм башка экспонатлар куйдык.