7 нче май көнне Иске Кормаш мәдәният йортының ял паркында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм үтте. Бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары, авыл халкы, кунаклар, укытучылар һәм укучылар катнашты. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән төгәлләнде. Сугыш һәм тыл ветераннары өчен бәйрәм табыны әзерләнде.