ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2016 ел
шимбә

24 май көнне гимназия-интернатта "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева җитәкчелегендә бер төркем язучылар, журналистлар белән очрашу үтте. Кунаклар арасында Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Йолдыз Миңнуллина һ.б. бар иде.

26 май мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән ОГЭ тапшырдылар. Уңышлар!

Серле моңга күмеп йөрәкләрне
Сандугачлар сайрый иртәдән.
Соңгы кыңгырауның сүнмәс моңы
Гомер буйларына иркәләр.

Соңгы кыңгырауга эленеп калды
Балачакның гамьсез еллары.
Кыңгырау җырыдай чыңлый-чыңлый
Чакыра якты хыял юллары

Авыр чакта көч өстәүче терәк,
Сагынганда сагыш булырсың.
Соңгы кыңгырау, син һәрчак безне
Яхшылыкка өндәп тырырсың.

 

     Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылары белән саубуллаша. Алар ак алъяпкыч, ак бантиклардан, егетләр костюм-чалбардан, кулда чәчәк бәйләме, кыңгырау... Алар укытучыларын котлый, рәхмәт сүзләре җиткерә, шигырьләр сөйли, чәчәк бәйләме бүләк итә. Әти-әниләргә сүз бирелә һ.б. ....Ирексездән күзләр юешләнә...

     Дулкынландыргыч да, матур да оңгы кыңгырау бәйрәмегез котлы булсын, чыгарылыш укучылары! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Укытучыларыгызны да онытмагыз!


27
май, 2016 ел
җомга

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, югары категорияле биология, география укытучысы Амирова Р.З. җитәкчелегендә, район күләмендә үткүрелгән “Геология һәм мин” конкурсында өченче урын алдылар. Котлыйбыз!

Район күләмендә үткәрелгән “Таштан ясалган кул эшләре” конкурсында да Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары Амирова Р.З. җитәкчелегендә, актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. “Районыбыздагы төзү һәм бизәү ташлары” номинациясендә 8 класс укучысы Тимирова А. – 3нче, 6 класс укучысы Сафина Л.  «Что в образе тебе моем?»номинациясендә 2нче урын алды. Афәрин!

Быел  Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 укучысы сәнгать мәктәбенең рәсем классын тәмамлады. Алар, имтиханнарны уңышлы тапшырып, 25 май көнне кулларына таныклык алдылар. Балалар 4 ел буе аларны сәнгать серләренә өйрәткән Ләйсән апаларына зур рәхмәтле.

Уку елы артта калды. 27 май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс  укучылары, яраткан укытучыары белән табигатькә экскурсиягә чыктылар. Балалар хәрәкәтле уеннар уйнап, туган як табигатенең матурлыгына сокланып, күңелле ял иттеләр.

Илебездәге барлык мәктәпләрдәге кебек, 25 май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме оештырылды. Чыгарылыш укучыларын котларга “Тамыр” хуҗалыгы рәисе И.М.Мирзаянов, Актаныш үзәк болньицасы җитәкчесе А.Бикмөхәммәтов килгән иде. Бәйрәмдә шулай ук ата-аналар, пенсионер укытучылар катнашты.

27нче май көнне  китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп  үттеләр.

Бүген, 27 май көнне “Башак” хуҗалыгы җәүләве базасында Актаныш районы терлекчеләренең һөнәри конкурслары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International