Уразай мәктәбе яңалыклары

2016 елның 28 мае, шимбә

Серле моңга күмеп йөрәкләрне
Сандугачлар сайрый иртәдән.
Соңгы кыңгырауның сүнмәс моңы
Гомер буйларына иркәләр.

Соңгы кыңгырауга эленеп калды
Балачакның гамьсез еллары.
Кыңгырау җырыдай чыңлый-чыңлый
Чакыра якты хыял юллары

Авыр чакта көч өстәүче терәк,
Сагынганда сагыш булырсың.
Соңгы кыңгырау, син һәрчак безне
Яхшылыкка өндәп тырырсың.

 

     Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылары белән саубуллаша. Алар ак алъяпкыч, ак бантиклардан, егетләр костюм-чалбардан, кулда чәчәк бәйләме, кыңгырау... Алар укытучыларын котлый, рәхмәт сүзләре җиткерә, шигырьләр сөйли, чәчәк бәйләме бүләк итә. Әти-әниләргә сүз бирелә һ.б. ....Ирексездән күзләр юешләнә...

     Дулкынландыргыч да, матур да оңгы кыңгырау бәйрәмегез котлы булсын, чыгарылыш укучылары! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Укытучыларыгызны да онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International