Бүген, 27 май көнне “Башак” хуҗалыгы җәүләве базасында Актаныш районы терлекчеләренең һөнәри конкурслары булып узды.
Актаныш терлекчеләре теләп катнашучы һәм үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән әлеге бәйге районда 41 тапкыр уздырыла. Шуны өстәп әйтергә кирәк, конкурста катнашучылар өчен бу чара тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булып тора.
Биредә районыбызның 15 хуҗалыгыннан 29 савымчы, 15 лаборант һәм зоотехниклар катнашты. Әлеге конкурсларда терлекчеләр һәм белгечләр теоретик белемнәре һәм гамәли күнекмәләре буенча көч сынаштылар. Аларның эшенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов башлыгындагы комиссия бәя бирде.
Бәйге нәтиҗәләре көннең икенче яртысында гына билгеле булды. Савымчылар арасында абсолют җиңүче булып “Башак” хуҗалыгыннан Гүзәл Әхмәтова танылды. 35 яшьтән өлкәнрәк савымчылар арасында беренче урынга “Нигез” хуҗалыгыннан Нәсим Сабирҗанов чыкты, 2-3 урыннарны “Әнәк Агрофирмасы”, “Башак” хуҗалыкларыннан Нәсимә Хадиева һәм Нурания Насипова яуладылар. 35 яшькә кадәр савымчылар арасында беренче урынны Гөлназ Шәгәлиева (ООО “Нигез”) яулады, икенче һәм өченче урыннарны Галиева Роза (ООО “Алга”), Алия Галиева (ООО “Чишмә”) бүлештеләр.
Лаборантлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1. Гөлгенә Гайнетдинова (“Әнәк Агрофирмасы”). 2. Гөлсәрия Солтанова (“Ташкын”). 3.Илүсә Камалова (“Агрофирма Актаныш”).
Зоотехниклар арасында җиңүче дип Фоат Гайнуллин (“Башак”) танылды. 2 урында “Ташкын” хуҗалыгыннан Шәрипҗан Солтанов һәм 3 урында “Әнәк Агрофирмасы” ннан Айдар Мирхәйдәров булды.
Барлык урыннарны карап тикшергәннән соң, “Башак” хуҗалыгы командасының 1 урынга чыгуы билгеле булды, 2 урында - “Әнәк Агрофирмасы” хуҗалыгы, 3 урында - “Чишмә” хуҗалыгы. Дәниф Харисов җиңүчеләрнең барсына Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.