10 нчы сыйныфлар арасында 23нче майдан 27 нче майга кадәр Актаныш районы Байсар урманында хәрби кырда укыту җыены, хәрби-кулланма спорт төрләре үтте.
Кадет интернат-мәктәбендә математикадан 31 нче майда Актаныш 1 нче санлы урта мәктәптә һәм 2 нче санлы урта мәктәптә узачак имтиханга әзерлек бара.
Бүген, ягъни 30 нчы май көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә 2-8 нче класс укучыларын класстан класска күчерү, җәйге практика, укуда һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен укучыларны мәктәп грамотасы белән бүләкләү кебек мәсьәләләр каралды.
Бүген, ягъни 30 нчы май көнне мәктәп күләмендә "Сабантуй" үткәрелде. Укучылар "Көрәш", "Йөрерү", "Авыш баганага менү", "Капчык киеп йөгерү", "Чүлмәк вату" һәм башка уеннарда актив катнаштылар. "Сабантуй" бик күңелле үтте!
Бүген, 28 май көнне, 9-нчы сыйныф укучылары инглиз теленнән имтихан бирәләр. Актаныш районыннан барысы 11 укучы, Мөслим районыннан - 7 укучы катнаша.
"ТАТМЕДИА" АҖ "Безнең мирас" редакциясе тарафыннан уздырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Минем шәҗәрәмдә- Бөек Ватан сугышы еллары" республика конкурсына яхшы эш тәкъдим иткәне өчен 7 класс укучысы Шәйхетдинов Азамат Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.
24 май көнне 4 класс укучылары катнашында чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Класс җитәкчесе Нургалиева Л.З. укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, ата-аналарга бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Укучыларга мәктәп директоры Д.Д.Гарипов Мактау кәгазьләре тапшырды.
6 класс укучысы Лукманов Дилфат ташлар кулланып, кул эше башкарды һәм конкурста 1 урын алды. Җитәкчесе - биология укытучысы Фидус Гильфанов.
25 май көнне 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмдә укучыларны мәктәп директоры Д.Д.Гарипов, районнан килгән вәкил Гилаева М.З., авыл советы рәисе Анварова Д.М., "Башак" ҖЧҖ җитәкчесе Хуҗин Х.М., ата-аналар, укучылар котлады.
Опубликовано: 26.05.2016
Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның темасы - "Яшүсмер, гаилә, мәктәп" иде. "Гаиләне наркоманиядән саклыйк" темасына 7 класс җитәкчесе Зиязетдинова Ч.Ф. чыгыш ясады. Мәктәп директоры Мирзаянова Р.С.җәйге яллар турында аңлатты. Укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасар Ли Л.Р. еллык өлгереш күрсәткечләрен сөйләде. Уку алдынгыларын билгеләп үтте. Тәрбия эшләре буенча урынбасар Ярмиева Г.Д. тәрбия өлкәсендәге уңышларны санап чыкты, сәләтле балаларны ассызыклап күрсәтте. Биология укытучысы бакчада җәйге практика турында аңлатты.Төрле сорауларга җавап бирелде. Соңыннан һәр класста аерым сөйләшү булды. Җәйгә куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, килешү кәгазе төзелде, дару үләннәре җыю турында белешмә бирелде.