24 май көнне 4 класс укучылары катнашында чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Класс җитәкчесе Нургалиева Л.З. укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, ата-аналарга бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Укучыларга мәктәп директоры Д.Д.Гарипов Мактау кәгазьләре тапшырды.