"Кояшкай" һәи "Россия" отрядлары арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Вожатыйлар Нургалиева Л.З., Зарипова Ф.Н. укучыларның иҗат эшләреннән күргәзмә ясыйлар.
Укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчәләр утырталар, су сибәләр, чүп утыйлар. Ял иткән арада "Табышмаклар" кичәсе үткәрделәр.
Мәктәп яны ял лагерында йөрүче балалар белән "Күңелле стартлар" уены үткәрелде.
Актаныш районы буенча 10,5 мең тонна сенаж һәм 1,84 мең тонна печән әзерләнгән
Мәктәбебез базасында 1302 номерлы экзаменнар кабул итү пункты эшли.
5- июнь көнне районыбыз сабантуен Әтәс авылының уңган кул осталары чиккән милли сөлгеләр һәм үзебездән чыккан композиторлар китаплары бизәде
3-6 июньдә Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада узды. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче быел 8нче һәм 10нчы сыйныфларны тәмәмлаган укучылар катнашты. Рус теле буенча халыкара олимпиада 2 турда үткәрелде. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Бәйгенең бу өлешендә 3,5 меңләп укучы катнашты. Шулардан 200ләбе сынауны Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешендә дәвам итте.
4 июнь көнне Татар Суксуы авылында “Сабантуй” бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә Татар Суксуы урта белем бирү мәктәбененең “Кошкай” исемендәге мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар да катнашты. Алар биеделәр, җырладылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, күз бәйләп әйбер кистеләр һ.б бик күп уеннарга катнаштылар.
Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт һәм ял лагере эшли башлады.
6 июньдә 11,5 мең татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә уздырылганын искәртеп үтик. Республикада аны 10,9 мең кеше сайлаган иде.