5- июнь көнне районыбыз сабантуен Әтәс авылының уңган кул осталары чиккән милли сөлгеләр бизәде. Шулай ук җирлекнең күренекле кешеләре турындагы стендка да бик күп кунаклар игътибар иттеләр, Әтәс горурлыгы булган композиторлар А.Хөсәенов, Рәйис Нәгыймов әсәрләре белән таныштырылды һәм кунакларга аларның китаплары бүләк ителде.