4 июнь көнне Татар Суксуы авылында “Сабантуй” бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә Татар Суксуы урта белем бирү мәктәбененең “Кошкай” исемендәге мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар да катнашты. Алар биеделәр, җырладылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, күз бәйләп әйбер кистеләр һ.б бик күп уеннарга катнаштылар.