Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады.
4- июнь Әтәстә милли бәйрәм Сабантуй үткәрелде.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Мәктәп бакчасындагы эшләр төрле кызыклы ял моментлары белән аралашып барачак.
Мәктәбебез коллективы районыбызны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерүгә куйган хезмәте өчен муниципаль район башлыгы Фаил Мисбахович Камаевның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
5-июнь көнне район сабантуенда Әтәс авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре дә катнаштылар.
5 июнь көнне Актанышта милли Сабантуй бәйрәме узды. Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләштерелгән "Печән өсте" күренешен күрсәттеләр. Килгән кунакларны мәтрүшкәле чәй белән сыйладылар.
4 июнь көнне Кәзкәй авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе узды. Бәйрәмдә көрәш, ат чабышы, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу һ.б. бик күп кызыклы уеннар оештырылды.Сабантуе җыр-биюләр белән үрелеп барды.