Быел пенсия тупламаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр фикерләрен үзгәртә һәм әлеге карарларыннан баш тарта алалар
Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак
4 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән интерактив танып белү дәресләре үткәрәләр, пенсия хокуклары, аларның формалашу тәртибе белән таныштыралар, булачак пенсия турында яшьтән үк кайгырту һәм "ак хезмәт хакы" алып эшләү кирәклеге турында сөйлиләр
Бүгенге көндә Татарстан Социаль фондының электрон вариантта хезмәт күрсәтүе фондның барлык эшчәнлек юнәлешләрен - пенсияләрне, сәламәтлек буенча вакытлыча хезмәткә яраксызлык белешмәләрен, социаль түләүләрне һәм балаларга пособиеләрне, инвалидларны һәм өлкәннәрне тәрбияләүне рәсмиләштерүне, хәрби һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чараларын үз эченә ала
Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев эшләүче гражданнарны социаль яклау системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар
Россия Социаль фонды агымдагы елда моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга 5,9 мең инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр, инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, гражданнардан гариза алмыйча рәсмиләштерелде
Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте. 2023 ел башыннан Татарстан Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар
Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый ял рәсмиләштергән