Сорауларыгыз булса социаль координаторга мәрәҗәгать итә аласыз

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елның 1нче июненнән Россиядә “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды төзелде һәм актив эшли башлады.

Аның вәкилләре – социаль координаторлар һәр төбәктә, һәр районда булдырылган. Аларның төп бурычы - махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына һәр яклап ярдәм күрсәтү.

Актаныш районы буенча социаль координатор вазыйфаларын Бариева Ландыш Фирдәвис кызы башкара. Бүгенге көндә шәхси мөрәҗәгатьләре белән килгән хәрбиләрне, аларның якыннарын кабул итә ул.

Сорауларыгыз булса түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
Ленин проспекты, 17 йорт (район хакимият бинасы). 3 кат, 9 кабинет.
Эш сәгате: 7:30 дан 16:30 сәгатькә кадәр.
Телефон: 89083495145

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International