Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Актаныш районына яңа коммуналь техникаларның ачкычларын тапшырды

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы районнарга яңа коммуналь техникаларның ачкычларын тапшырды.

Әлеге исемлектә Актанышның булуы да сөенечле фал. Районга кар чистарту өчен асылмалы җиһазлар тагылган МТЗ 82 тракторы һәм эксковатор кайтачак. Алар, су һәм юллар өчен җаваплы “Коммунсервис” оешмасына тапшырылачак.  

Соңгы арада җирлекләрдә су белән тәэмин ителешкә бәйле проблемалар һәрдаим чыгып тора. Ә җаваплы “Коммунсервис” оешмасының моңа чаклы су бәргән урынны тиз арада чокып, төзекләндереп куяр өчен техник мөмкинлеге юк иде. Читтән, башка оешмадан яки шәхси техниканы яллап, күпмедер вакыт һәм акча сарыф итеп эшләргә кирәк иде. Хәзер инде эшләр җайланыр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International