2024 елның 1 гыйнварыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу электрон формада алып барыла башлады.
Шәхси хуҗалык турында мәгълүмат җирле үзидарә органнары тарафыннан 10 гыйнвардан 15 февральгә кадәр хуҗалыкларда йөреп, сораштыру юлы белән җыелачак.
Бу зур хезмәт. Барлык элекке һәм яңа мәгълуматларны электрон рәвешкә күчерү шактый вакыт һәм көч таләп итә.
Бүген район хакимиятендә җирлек башлыклары һәм сәркатипләр катнашында әлеге үзгәрешләргә кагылышлы укулар оештырылды.