ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Июнь – отчетлар чоры.  Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе администрациясе бу көннәрдә 2015-2016 уку елында уку һәм тәрбия юнәлешендә эшләнгән чаралар буенча йомгак ясый, отчетлар төзи.

 


11
июнь, 2016 ел
шимбә

Бүген 11.06.2016 көнне Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре Чөгәнә клубының тирә-ягын чистартуда,балчык таратуда булыштылар.

Кино сәгате - "Карга боткасы".

“Солнышко” мәктәп яны лагерендә 11 июнь көнне Россия Көне уздырылды. Фәйзуллина Г.А. балалар белән “Моя Родина-Россия” класс сәгатен үткәрде. Укучылар уеннарда, кроссворд чишудә, табышмаклар җыюда актив катнаштылар. Көн азагында рәсемнәр конкурсы оештырылды

10
июнь, 2016 ел
җомга

Сабантуйлар гөрләп үтте.

Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче "Татарстанның чиста урманнары"  акциясе кысаларында оештырылган урман массивларын чистарту эшендә катнаштылар.

Иске Әлем авыл клуб эшчелэре Актаныш “Сабантуе”нда

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ял һәм хезмәт лагере эшчәнлеге укучыларга бик ошый. Бу көннәрдәге һава торышы да хезмәткә дәрт өсти.  Кызлар  тарафыннан кишер, чөгендер, суган  түтәлләре тәртипкә китерелде, ир балалар бәрәңге участогында шөгыльләнәләр.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган ял һәм хезмәт лагере үз эшен дәвам итә.   Укучыларны дөрес тукландыру- игътибар үзәгендә.  Повар Ләйсән апалары көн саен тәмле  ашлар белән балаларны сыйлый,  менюдагы  төрле ризыклар арасында  яшелчә һәм җиләк- җимеш тә бар. 

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы укучыларның “Мәктәп экопатруле” республика конкурсы кысаларында хәбәрләр кабул итү срогын 2016 елның сентябренә кадәр озайта. Табигать саклау законнары бозылу фактлары ачыклану турында­гы фото- һәм видеохәбәрләр шул сроккача штатлы режимда кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International