8 июнь көнне авылыбызның "Карга боткасы" бәйрәмен кинога төшергән операторларыбыз тагын кайттылар. Монтажланган фильмның эш версиясен авыл халкына күрсәттеләр. Фильмны яше - карты бик яратып, кызыксынып карады. Соңыннан теләгәннәр бәйрәмнең тарихы, бүгенгесе, кызыклы йолалары турында интервью бирделәр. Фильмның әзер версиясе зәңгәр экраннардан күрсәтеләчәк. Түземсезлек белән көтәбез!