Балалар, ата-аналар һәм педагоглар түземсезлек белән көткән җәйге каникуллар җитте.
Актаныш 1 нче санлы мәктәбе бакчасында җиләк җыю сезоны башланды.
15 нче июнь көнне 9 нчы сыйныф укучылары имтиханнар тапшыра.
Казан шәһәренең “Әкият“ курчак театры бинасында 1 июнь көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Шүрәле“ әкият-поэмасы язылуына багышланган “Сөйкемле шүрәле“ VII Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды.
12 июнь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Россия көне"нә багышланган "Россия – бөек держава!" исемле викторина уздырдык.Чарада авыл яшьләре катнаштылар.
12 июнь көнне Актанышта “Бердәм Россия” партиясе “Прайм Лига 2016” акциясе кысаларында футбол матчы үткәрде.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт һәм ял лагере эшли. Анда мәктәбебезнең 7,8 класс укучылары йөри. Җитәкчеләре Амирова Р.З., Җәмилова Р.Г. тырышлыгы белән мәктәп бакчасындагы эшләр төрле кызыклы ял моментлары белән аралашып бара.
Халкыбызның көтеп алган бәйрәме – Сабантуй да үтеп китте.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары анда төрле уеннарда актив катнаштылар. Көрәшче егетләребез Сафиуллин И., Корбангалин Р. район күләмендә милли көрәш буенча 2 урын алдылар. Афәрин!
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә җәйге стадион төзү эшләре дәвам итә. Балалар аның ачылуын зур түземсезлек белән көтәләр.