Менә инде халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйлар да гөрләп узып китте. Безнең Киров җирлегендә әлеге бәйрәм аеруча оешкан төстә үтте. Мәйданда төрледән-төрле милли уеннар уйнатылды. Бигрәк тә халык ат чабышын, милли көрәшне зур кызыксыну белән карады. Көрәштә абсолют батыр булып Булат Туктаров калды. Сабантуй кунаклары бәйрәмнән бик канәгать таралды. Аны оештыручыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, алып баручылар Энҗе Сибгатуллина һәм Алсу Хуҗиналарга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.