ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Җиденче  чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Актанышта  оешкан төстә узды.

“Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусы координаторы фикеренчә, Татарстанда сайлау гадел һәм легитим төстә узды.

Актаныш территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда,райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Сайлаучыларның иң күп өлеше район үзәгенә туры килә, көн дәвамында биредә 8042 граждан тавыш бирергә тиеш булса, 18.00 сәгатькә бу сан 5997не тәшкил итте, ягъни 84 %.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларында тавыш бирде. Ул хатыны белән А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетында урнашкан 42 нче номерлы сайлау участогына килде. 

Тавыш биргәннән соң, ТР Президентына "Мин тавыш бирдем!" кул беләзеген бирделәр, аны бүген Казанда тавыш бирергә килгән һәр гражданга бирәчәкләр. Искәртик, әлеге беләзек көн дәвамында иҗтимагый транспортта түләүсез йөрү хокукын бирә. Беләзек белән бергә "Казан-Арена" стадионындагы бәйрәм чараларына чакыру билетын да тапшыралар. 

Журналистлар белән сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада тавыш бирергә килүчеләр саны югары булсын өчен, республикада зур әзерлек эшен үткәрделәр. 

"Халык республика үсешенә катышы булуын сизә. Без бит Мәскәүдә эшлиячәк команданы сайлыйбыз, алар Федераль Җыелышның түбән платасында Татарстан вәкилләре булачак. Бу бик мөһим. Татарстан вәкиллеге лаеклы булыр дип өметләнәм", - дип әйтте ТР Президенты. 

Актаныш территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда,райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Сайлаучыларның иң күп өлеше район үзәгенә туры килә, көн дәвамында биредә 8042 граждан тавыш бирергә тиеш.

Көндезге 12.00сәгатькә 53% актанышлы сайлауларда үз тавышын бирде


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә
17 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган ярминкәдә катнаштык.

16 сентябрь көнне 2нче Актаныш урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары район китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Китапханәче апалар Азия Гараева һәм Лилия Хамидуллиналар укучыларның мәдәни көндәлеге, аны ничек тутырырга, ничек мәдәни чараларда катнашырга, сәнгать өлкәсендә ничек итеп төрле ачышлар ясарга, уңышларга ирешергә мөмкин булуын сөйләп аңлаттылар, көндәлек белән таныштырдылар. Узган елгы җиңүче балалар арасында безнең укучылар да булуын ассызыкладылар (Зилә Әһлетдинова - 2г классы).

Күҗәкә авыл җирлегендә Корбан бәйрәме билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International