Актаныш территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда, райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Сайлаучыларның иң күп өлеше район үзәгенә туры килә, көн дәвамында биредә 8042 граждан тавыш бирергә тиеш.
14.00 сәгатькә Актаныш районы буенча 74,4 % сайлаучы үз тавышын биргән.Иң актив авыл җирлекләре түбәндәгеләр: Табанлыкүл -96%, Качкын, Усы, Бурсык – 94%, Уразай – 93%, Әгъбәс – 92%, Яңа Кормаш – 89%, Такталачык – 85%, Актанышбаш- 76%, Аскы Актаныш – 76%.