САЙЛАУ- 2016: Сайлауларда якынча 99 % тан артыграк актанышлы үз тавышын бирде

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Җиденче  чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Актанышта  оешкан төстә узды.

Кичке сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәр саналды  һәм район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылды. 

Илебез тормышында гаять мөһим булган әлеге сайлауларда Актаныш халкы зур активлык күрсәтте - якынча  99 % тан  артыграк райондашыбыз, киләчәккә ышаныч белдереп, үз тавышларын бирде. 

Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев  сайлаучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Сайлау кампаниясе барлык сайлау участокларында да оешкан төстә узды. Без кабат югары активлыгыбызны, бердәм булуыбызны күрсәттек. Барлык сайлаучыларга, оешма-учреждениеләр, аграр тармак хезмәткәрләренә тирән рәхмә¬тем¬не белдерәм һәм яңа¬дан-яңа уңышлар телим”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International