16 сентябрь көнне 2нче Актаныш урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары район китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Китапханәче апалар Азия Гараева һәм Лилия Хамидуллиналар укучыларның мәдәни көндәлеге, аны ничек тутырырга, ничек мәдәни чараларда катнашырга, сәнгать өлкәсендә ничек итеп төрле ачышлар ясарга, уңышларга ирешергә мөмкин булуын сөйләп аңлаттылар, көндәлек белән таныштырдылар. Узган елгы җиңүче балалар арасында безнең укучылар да булуын ассызыкладылар (Зилә Әһлетдинова - 2г классы).
Соңыннан район китапханәсендә уздырылучы чаралар, китапханәнең эш сәгатьләре, андагы китаплар турында сөйләделәр.
Очрашу бик мавыктыргыч һәм эшлекле булды.