ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әҗәкүл авылы клубында Әниләр көненә багышланган кичәгә әзерлек бара.  

16 ноябрь көнне СХТ китапханәсендә « Толерантлык нәрсә ул? » дип исемләнгән мәгълүмати-аң сәгате узды.

16 ноябрь көнне Чалманарат авыл мәдәният йортында теннис  ярышы уздырылды.

17 ноябрь – Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан район балалар китапханәсендә “Упкынга илтүче юл” дип исемләнгән чарада 8Б сыйныфы укучылары катнашты.

Мәсәде авыл клубында район күләмендә узачак "Бию- Майдан" конкурсына әзерлек бара.

        17 нче ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Өмет" дип исемләнгән яңа интереслар клубы оешты.

1 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында "Шома бас" татар һәм этнографик биюләре III нче Республика бәйгесе сайлап алу туры үтте. Фойеда тамашачы игътибарына Кәзкәй мәдәният йортында самавырлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә 20 гә якын самавыр куелган иде.

17 ноябрь – тәмәкедән баш тарту көне.

16 ноябрьдә Актанышта район үзәге оешмалары арасында волейбол турнирының финал өлеше төгәлләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы нигезендә махсус комиссия 15-16 ноябрь көннәрендә район хуҗалыкларында булып, җир эшкәртү, чәчү, урып-җыю техникасының дәүләт стандарты нигезендә кышкы саклауга куюны һәм 2017 елгы кыр эшләренә техника ремонты барышын тикшерде. Жирәбә нигезендә 8 хуҗалык тикшерелде. Гомуми нәтиҗәләр буенча техниканы саклауга кую һәм ремонт барышы уңай яктан бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International