Икенче мәктәп яңалыклары

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

17 ноябрь – Халыкара тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан район балалар китапханәсендә “Упкынга илтүче юл” дип исемләнгән чарада 8Б сыйныфы укучылары катнашты.

Видеопрезентация буенча фикер алышу булды, проблеманы чишү юллары әйтелде, шигырьләр, җырлар тыңланды. Кичә бик тә эчтәлекле, гыйбрәтле узды.

Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, үзебез өчен файдалы булган, сәләтебезне үстерүче шөгыль белән кызыксынырга, ихтыяр көчен тәрбияләргә кирәк дигән теләктә таралышты укучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International