ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2018 ел
якшәмбе

Бүген - якшәмбе көнне футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамлана. Мәскәүдә узасы финал очрашуында Франция һәм Хорватия командалары уйный. Россия җыелма командасы чирекфиналдан ары уза алмады, әмма быелгы турнирның төп нәтиҗәсе дип илнең бу чараны яхшы итеп оештыруын һәм үзебезне кунакларга күрсәтә алуны телгә алалар.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде. Россиядә театр елын уздыру буенча оештыру комитетын булдыру һәм аның составы турындагы карар Россия Федерация Хөкүмәте сайтында чыккан иде.

Өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин.

Быелның 1 августыннан пенсия яшендәге кайбер кешеләргә түләүләр артачак.

Бүген - 15 июль көнне Балтач районының Борбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе узды. Бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашындагы әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International