ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

«Казан” мили-мәдәни үзәгендә язучыларның 2017 ел йомгакларына багышланган җыелышы булып узды. Татар шигъриятенең һәм прозасының, шулай ук рус әдәбиятенең яңа әсәрләре каралды.

«Алда безне Чыршы бәйрәмнәре, Яңа ел каникулы көтә. Чыршы бәйрәме кайгы-хәсрәткә әверелмәсен, кешеләр саклык чаралары күрсен, кагыйдәләрне үтәсен иде», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.

Федерация Советы Президент сайлауларының датасын тавыш бирү көненә кадәр 100 көнгә алданрак һәм 90 көннән дә соңрак билгеләмәскә тиеш.

Бүген район хакимият бинасында район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Кошлар - җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Алар  табигатьнең күрке,яме,урман табиблары.                                                                                                                             Чалманарат авыл китапханәсендә " Без - кышлаучы кошларның дуслары" исемле балалар иртәсе үткәрелде.

 

Шимбә көнне Шамил Усманов урамында һәм ГЭС бистәсенең Тукай яр буенда каз ярминкәләре үтте. Шамил Усманов урамында Мөслим, Сарман, Менделеевск, Актаныш районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы уңганнары сәүдә итте.

Биредә җәмгысы 47 театр коллективы бар. Шуларның 7се халык театры исемен алган. Актанышта театр эше әнә шулай көйләнгән.Әлеге саннар “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасында яңгырады. Быел Актаныш ике номинациядә билгеләп үтелде. Иске Кормаш авылы халык театры “Ай тотылган төндә” (М.Кәрим) спектакле белән икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, Киров авылы халык театры “Ак калфак” (М.Фәйзи) спек¬так¬ле белән гран-при яулады. Бу – Президентның 1 миллион сумлык грантына һәм автобуска ия булу дигән сүз. Әлеге җиңүләр артында ни ята?

Узган атнада Актанышның 4 санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә юл хәрәкәте иминлеге буенча атналык узды. Аның нәтиҗәсе буларак әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтелде.

18 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Яңа 2018 нче елга багышланган күргәзмә эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International