ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Һәр ел саен 25 январь конне “Шәкертләр бәйрәме” билгеләп үтелә. Менә быел да безнең аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Гомер үтә” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

1 февраль көнне үзәк китапханәнең уку залында  “Илһамият” клубы “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзасы якташыбыз Зәйнәп Зәкиеваның  “ Йөрәк авазы” иҗат кичәсен уздырды.

        1 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә язучы Галимҗан Гыйльмановка  60 яшь тулуга багышланган кичә үткәрелде.

Нихаять! 3нче февраль, җомга көнне Студентлар очрашуы. 10:00да Буләк чангы трассасында старт. 1 егет, 1 кыз. Иман спорт сараенда футбол тибәбез (командада 5 кеше). Шунда ук ГТО нормаларын тапшырабыз. 15:00да хакимият бинасында район башлыгы һәм оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашу. 19:00да мәдәният сараенда КВН! Барыгызны да көтеп калабыз! Ә аннары “Яшьлек” тә 21:00 сәгатьтән 00:00 га кадәр 90-2000еллар дискәтуге!

29 январь көнне Иске Айман мәдәният йортында авыл үзешчәннәре якташыбыз Данил Салиховның "Пуля" комедиясен сәхнәләштерде.

31.01.17 көнне Иске Сәфәр мәдәният йортында "Саф" хуҗалыгының отчет җыелышы булып узды.

30 январь көнне Иске Айман мәдәният йортында Иске Айман авыл советының эшләнгән эшләренэ  еллык отчеты булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International