Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

          1 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә язучы Галимҗан Гыйльмановка  60 яшь тулуга багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә 3, 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштырып, "Китек ай" китабыннан  "Ана сүзе" һәм "Педагог"  дигән хикәяләрен укыды, соңыннан фикер алышулар үткәрелде. Кичә ахырында  балаларга өйдә уку өчен  Г.Гыйльмановның "Көмеш тарак" китабы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International