Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Биш көнлек эш атнасында 1, 2 һәм 3 нче сентябь ял көне булып санала.
Актаныш районында Гает вәгазе 6,00 сәгатьтә булачак, Гает намазы 6,30 сәгатьтә укылачак.
Гает намазыннан соң, 8,00 сәгатьтә корбан чалу башланачак. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә.
Корбанлык ите өч өлешкә – корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.