Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә һаләк булган Радик Солтанов белән хушлаштылар

2024 елның 5 апреле, җомга

Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә һаләк булган Радик Солтанов белән хушлаштылар. Матәм мәрәсимендә район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ильясов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, районның имам-хатыйбы Руслан Мортазин, мәрхүмнең туганнары, күршеләре, дуслары катнашты.

Солтанов Радик Марат улы 1965 елның 26 июлендә Чиләбе шәһәрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Североморск шәһәрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Соңыннан радиозаводта, трактор заводында, Чиләбе шәһәренең цинк заводында эшли. 2013 елда әнисе белән Актаныш авылына күченеп киләләр. Төрле эшләрдә хезмәт куя. 2024 елның февраль аенда хәрби хезмәткә контракт төзеп Украинада барган махсус хәрби операциягә китә. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Радикның туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International