Актаныш районы мөселманнары «Изге Болгар җыены»нда

2018 елның 21 июле, шимбә

Бүген Спас районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән корылтае «Изге Болгар җыены» уза.

 

Тарихи бәйрәмдә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша.

 

Быелгы җыенга IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International