ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Актаныш районына Казахстанның Таскалин районыннан килгән делегация белән район башлыгы Энгель Фәттахов бүген хакимият бинасында утырышлар залында очрашты. Ике якның да эшлекле командасы арасында киләчәктә бердәм хезмәттәшлек буенча килешү төзелде.

12  октябрь көнне Актаныш кадет интернат-мәктәбендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Шамил улы Бариев җитәкчелегендә Казахстаннан килгән делегация булды.

Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы акимы Халелов Алдияр Сансызбай улы җитәкчелегендә эш сәфәре белән, үзара хезмәттәшлек нигезендә, Актанышка килгән делегация район белән танышуны аның үткәне, данлыклы кешеләре, тарихы белән танышудан башлады. Туган як музеена куелган һәр экспонат һәм һәр бүлектәге тарихи әһәмиятле мәгълүматлар белән танышты алар. Музей эшчәнлегенә бәя биреп, музейны республика югарылыгында эшләүче музей дип бәяләде алар.

Актаныш районы кичә 11 октябрь көнне Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районыннан дәрәҗәле кунакларны Актаныш район чигендә  ипи-тоз, җыр-моң һәм Актаныш чәкчәге белән кабул итте.


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ай эчендә хужалыклар арасында барган ярышта I урын “Әнәк” агрофирмасына бирелде. Район башлыгы Энгель Фәттахов агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиевка символик Ат сыны тапшырды.

Метеорологик фараз 2018 елның 11  октябреннән 12 октябрьнең 18   сәгатькә кадәр Көнчыгыш һәм Кама аръягы буенча: алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 17 м/с кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +2..-2º, көндез максималь һава температурасы +4..+7 .º

Начар метеорологик күренешләр: 12 октябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы буенча һәм Казанда төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

7 октябрь көнне район мәдәният йортында  якташыбыз Данил Салиховка  60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Эчтәлекле иҗат кичәсен каләм әһелләре, актанышлылар, укытучылар, укучылар  тамаша кылды. Якташыбыз Данил Салиховның иҗат кичәсеннән тантаналы мизгелләр.

 

 7 октябрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә Абхазия Республикасыннан - Кандид Тарба исемендәге «КАВКАЗ» халык биюләре дәүләт ансамбле (Абхазия Республикасы һәм Көньяк Осетия Республикасының халык артисты Арнольд Тарба)  чыгыш ясады. Хореография ансамбле чыгышы тамашачыларны таң калдырды. Һәр номер  үзенчәлекле   булды. Концерт ахырына якынлашты, ә тамашачыларга бөтенләй китәргә теләмәде! Финалда ансамбльнең барлык катнашучылары да чыгыш ясады. Аларның йомгаклау биюе феериик характерда булды, тамашачыларга яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте, аларның күңелләрендә соклану һәм уңай эмоцияләр уятты. Концертны   зал алкышлап карады! Тамашачылар аягүрә алкышлады!

«Урман амнистиясе» дип аталучы федераль закон ил территориясендә узган елның августыннан бирле гамәлдә. Ул кишәрлекләр урман фонды җирләре белән кисешкән намуслы сатып алучыларның хокукларын яклый. Әлеге закон, аерым алганда, милекчеләргә, урман кишәрлеге белән кисешкәннәренә карамастан, үзләренең кәрәзле элемтәләренең чикләрен билгеләргә һәм алар турында мәгълүматларны кадастрга кертергә мөмкинлек бирде. 

11 октябрьдә 7.20 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина "Business FM Казан» радиосында төбәктә инвестицион климатны яхшыртуда Росреестрның роле турында сөйләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International