Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы акимы Халелов Алдияр Сансызбай улы җитәкчелегендә эш сәфәре белән, үзара хезмәттәшлек нигезендә, Актанышка килгән делегация район белән танышуны аның үткәне, данлыклы кешеләре, тарихы белән танышудан башлады. Туган як музеена куелган һәр экспонат һәм һәр бүлектәге тарихи әһәмиятле мәгълүматлар белән танышты алар. Музей эшчәнлегенә бәя биреп, музейны республика югарылыгында эшләүче музей дип бәяләде алар.