Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов юл төзүчеләр белән очрашып һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Бүген Актаныш районының төп мәйданында Волжский шәһәрендә узган Союздаш дәүләтләр Спартакиадасында бронза медаль яулаган «Лачын» командасының яшь хоккейчыларын каршы алдылар
Районда яшәүчеләр белән гадәткә кертелгән очрашуда торак, су һәм башка социаль мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр каралды
Әлеге әдәби премия 2011 елда Актаныш муниципаль районы һәм Татарстан Республикасының язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган иде
Ул җитештерү процесслары белән җентекләп танышты, продукция сыйфатының югары стандартларын һәм комбинатта кулланыла торган заманча технологияләрне бәяләде
Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Актаныш районы имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин билгеләп үткәнчә, яңа мәчет гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә иҗтимагый тормыш, рухи мәгърифәт һәм Халык бердәмлеге үзәгенә дә әвереләчәк
Актаныш районына эш сәфәре белән «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина килде
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
10 октябрьдә 18 сәгатьтән 11 октябре 2024 елның 18 сәгатькә кадәр. 11 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.