ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә  торган түләү алды.

Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль  фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк

2024 ел башыннан Татарстанда инвалидлыгы булган 3 070 граждан электрон сертификатлар ярдәмендә 200 меңнән артык берәмлек реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләрнең техник чарасын алды. Бу максатларны тәэмин итү өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге 274,5 миллион сумнан артык акча җибәрде


7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының һәм районыбызның агросәнәгать комплексы ветераны, Актаныш районының Мактаулы гражданы Рәүхәт Салихҗанов Россия Федерациясенең «Авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Халыкара законнарда һəм үз илебез кануннарында тупланган иң яхшы маддəлəрне үз эченə алган Республикабыз Конституциясе гражданнарның хокуклары һəм ирегенең, дəүлəтчелегебезнең ышанычлы гаранты булды һəм шулай булып кала да


4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Халыклар бердәмлеге көне Россиянең истәлекле даталары арасында әһәмиятле урын алып тора


3
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2 ноябрь кичендә, төнлә һәм 3 ноябрь көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан көчле җил көтелә:

-секундына 15-20 м, төнлә кайбер районнарда секундына 23 м кадәр.;

- кыска вакытлы буран, күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начарая;

- юлларда бозлавык барлыкка килде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бозлавыкта:

Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә ахсус таяк кулланырга киңәш ителә.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану.

 

Машина йөртүчеләргә:

Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк;

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

Кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

Мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итергә.

1 ноябрь көнне “Әкият ” татар дәүләт академия курчак театрында “Казан- Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Актаныш муниципаль районы якташларыбыз, кунаклар һәм экспертлар хозурына “Олы юллар сызганнарны- тамырлардан күреп танырлар!” дип исемләнгән программа тәкъдим итте



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International