ЛЕНАР ЗАРИПОВ: “НИНДИ ГЕНӘ КЫЕНЛЫКЛАР БУЛМАСЫН, БЕЗНЕҢ ХАЛЫК ҺӘРВАКЫТ ҖИҢҮЧЕ БУЛЫП КАЛДЫ”

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа елны каршылап, 2024 елның тарих битен ябып куйдык. Узган юлга бер караш салып, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә дә йомгак ясар вакыт җиткәндер. 2024 ел нинди вакыйгалары, башкарылган эшләре белән хәтердә калыр. Узган елга йомгак ясап район башлыгы Ленар Рафак улы белән әңгәмә кордык.

 - Ленар Рафакович, 2024 ел сезнең өчен нинди ел булды?

- Һәр ел үз ачышлары, табышлары, югалтулары, авырлыклары һәм сөенечләре белән килә. Без бүген махсус хәрби операция, санкцион басым, мәгълүмати һөҗүмнәр һәм тулаем дөньякүләм кризис шартларында яшибез. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, бу кыенлыклар безне таркатмады, киресенчә, берләштерде генә.

Битараф булмаган райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. Авыр вакытларда берләшүнең яхшы мисалы ул. Бүгенге көндә егетләребезгә, авыр тормыш хәлендә калган Донбасс халкына һәм хәрби госпитальләргә 15 гуманитар йөк җибәрелде. Бу медикаментлар, азык-төлек, хәрби кирәк-яраклар, техника. Форсаттан файдаланып, бу изге эштә катнашкан барлык райондашларыбызга, эшмәкәрләргә ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

- Сез үзегез дә махсус хәрби операция зонасына бардыгыз бит?

- Әйе, егетләребез янына ике тапкыр бардым. Күңел һәрчак алар белән. Үз күзләрең белән күргәч кенә, егетләребезгә нәрсә кирәк икәнен, кайсы яктан ярдәм итеп булганын аңлыйсың. Нинди генә кыенлыклар булмасын, безнең халык һәрвакыт җиңүче булып калды. Авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык. Районыбызның икътисади үсеше дә моңа яхшы мисал.

- Актанышның яшәеше авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән. Узган ел бу өлкә өчен уңай килдеме?

- Әйе, районның икътисадый үсешенә авыл хуҗалыгы тармагы зур йогынты ясый. Һәр ел үзенең үзенчәлеге белән сыный. Язгы чәчү кампаниясен оешкан төстә алып барсак та, июль аенда 3 атна дәвамында барган явым-төшемнәр урып җыюның вакытына һәм игеннәрнең сыйфатына зур тәэсир ясады. Әмма шуңа карамастан, районыбыз игенчеләре бөртеклеләрдән 125 мең тонна икмәк җыеп алдылар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында узган «Иң яхшы комбайнчы - 2024» республика бәйгесендә 31 механизаторыбыз җиңү яулап, лаеклы хөрмәткә ия булдылар. Район хуҗалыклары тәүлегенә 240 тоннадан артык сөт сата. Хуҗалыклар  82 мең тонна сөт, 5 100 тонна эре мал ите җитештерделәр. Ел да инвестицияләр җәлеп ителеп зур төзелеш эшләре башкарыла. Шөкер, әлеге тармак һәрдаим үсештә. Бу инде шушы өлкәдә хезмәт куйган райондашларыбызның хезмәт җимеше. Игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә һәм гомумән көнне төнгә ялгап, ел әйләнәсе тырыш хезмәт куйган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ихластан рәхмәт.

- Районның җитештерү потенциалын арттыруда, социаль йөзен үзгǝртүдǝ төзелеш комплексы хәлиткеч роль уйный. Узган ел төзелеш тармагында нәрсәләр эшләнде?

- Елдагыча тɵзеклǝндерү, төзелеш эшләренең зур өлеше республика һǝм федераль программалар аша гамǝлгǝ ашырыла. 2024 елда 1 млрд 67 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Шуның эченнән 688 млн. сум юллар төзелешенә, 312 млн. сум капиталь төзелеш һәм ремонт эшләренә юнәлтелде.

Мәгариф системасында зур эш алып барылды һәм бүген дә әле дәвам итә. Мәктәпләр, спорт корылмалары, ашханәләр яңартылды. Мәктәпләрдә «Үсеш ноктасы» үзәкләре төзелде. Актанышның беренче санлы урта мәктәбенә 36 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Әле Яңа ел алдыннан гына өр-яңа җиһазлар кайтарылды. Җирле үзидарә биналарын төзү һәм төзекләндерү дәүләт программасы нигезендә Актанышбаш авылында яңа башкарма комитет бинасы сафка басты. 

- Актаныш районы федераль һәм төбәк программаларында актив катнаша. Алар хакында да сөйләп китсәгез иде.

- Илебез Президенты В.В Путин тарафыннан гамәлгә куелган милли проектлар яшәешебезгә яңа сулыш өрергә, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә зур этәргеч бирде. «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында районда ел саен юллар яңартыла.  “Мәдәният” милли проекты кысаларында 60 млн сумга быел Яңа Әлем мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде. "Сәламәтлек" милли проекты ярдәме белән Табанлыкүл, Татар Ямалысы авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басты, 4 ФАП капиталь төзекләндерелде. Такталачык һәм Татар Суыксу авыллары амбулаторияләрендә 50 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды.

Ә гомумән алганда, программа эшли башлаганнан алып Актаныш районында барлыгы  17 яңа ФАП сафка басты, дистәдән артыгына капиталь ремонт ясалды. Әйтүе генә җиңел. Уйлап карасак, бу зур саннар, зур инвестицияләр.

- Яңа, 2025 елда нинди төзелеш эшләре башкарылачак? Әлегә билгелеме?

- Төзелеш өлкәсендә алга куйган максатлар шактый. Соңгы елларда район үзәк хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерсә дә, авыруларга вакытында тиешле ашыгыч ярдәм күрсәтү мөмкинлеге чикле. Зур шәһәрләрдән ерак урнашуыбыз да кире тәэсир итә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә чираттагы максатларның берсе – биредә заманча җиһазланган диагностик кабул итү үзәге булдыру. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улының зур ярдәме белән быел биредә төзелеш эшләре башланачак. Аллаһ боерса, заманча җиһазланган диагностик үзәк булачак ул. Әлбәттә, кадрлар белән тәэмин ителешне дә карап бетерү кирәк булачак.

Шулай ук Зөбәер авылында яңа ФАП төзеләчәк, 7 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Мәгариф учрежденияләрендә дә төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Янгын сүндерү депосы да шактый искерде. Район үзәгендә иң беренче төзелгән биналарның берсе ул. Быел яңа бина төзүне күздә тотабыз. Шулай ук зур күләмдә юлларны төзекләндерү дә каралган. Район үзәгенең канализация челтәрләре дә шактый таушалган. Аны яңарту да төп максатларның берсе. Әлбәттә, бу эшләр барып чыксын өчен зур тырышлык куярга кирәк.

-Ленар Рафакович, районның икътисади күрсәткечләренә дә тукталып китсәгез иде. -2024 елда җитештергән продукция, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 11 млрд сумнан артык тәшкил итте. 2023 елга караганда 2 млрд сумга артыграк ул. Икътисади басым астында яшәсәк тә, район күләмендә шактый үсеш күзәтелә. Тулай территориаль продукт күләме 19,3 млрд сумнан артты һәм узган елга карата 104,3% тәшкил итте. 2025 елга бурыч - 19,9 млрд. сумга җитү. Икътисад структурасында иң зур өлешне авыл хуҗалыгы алып тора – 34,0%, сәнәгать – 27,5%, күпләп һәм ваклап сату – 6,9% һәм башка өлкәләр. Бүгенге көндә районда 715 кече һәм урта эшмәкәрлек үз эшчәнлеген алып бара, аларда 4277 кеше хезмәт куя. 161 эшмәкәр үз продукциясен электрон сәүдә мәйданнарына урнаштырды. Эшмәкәрләребез федераль һәм республика ярдәменнән һәрдаим файдалана. Мисал өчен, 2024 елда 98 эшмәкәребез төрле ярдәм чараларыннан файдаланды. 70 эшмәкәр 148 млн 200 мең сум республика ярдәмен, 28 эшмәкәр 756 млн. 090 мең сумлык федераль ярдәм чараларыннан файдаланды. Бу өлкәдә район республика рейтингында беренче урында бара. Гаилә бизнесы да актив үсештә. Мисал өчен,  Такталачык авылында яшәүче Вәлиевлар гаиләсе, Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды аша микрозайм алып, үзләренең икмәк пешерү цехын эшләтеп җибәрделәр, 16 урынлык кунакханә төзеделәр, кафе ачтылар. Үз кибетләрендә әзер продукция, ярымфабрикатлар саталар, авылда яшәүчеләрдән чимал: ит, бәрәңге, кишер, суган сатып алалар. Авылның икътисади активлыгын арттырып, яшәешенә үз өлешләрен кертәләр. Әлбәттә, саный китсәң, район җирлегендә мондый мисаллар күп. Сәнәгать паркы җитештерүне оештыру максатында кече урта бизнес санын арттыруда безнең резерв булып тора. Бүгенге көндә «Актаныш» сәнәгать паркында 12 резидент үз эшчәнлеген алып бара. Ике зур җылытылган ангар төзелеп куллануга тапшырылды. Үсәр өчен, алга барыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Гомуммән, нинди генә тармакны алсак та – үсештә. Бу иң беренче чиратта, җирлегебездә яшәгән, эшләгән халыкның хезмәт нәтиҗәсе.

Мәктәпләребездә үз эшенә бирелгән иң көчле укытучылар эшли. Олимпиада хәрәкәтендә безнең 163 җиңүчеләр һәм призерларыбыз булды. Бердәм дәүләт имтиханнары  нәтиҗәләре  быел да сөендерерлек. Төп фәннәр арасында районыбыз “лидер”лар рәтендә. 5 чыгарылыш сыйныф укучысы математика, рус теле, химия фәннәреннән имтиханнарны 100 баллга тапшырды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Айнур Гыйләевнең ике фәннән 200 баллга тапшырды. 24 укучыбыз “Укудагы уңышлары өчен” Россия Федерациясенең 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәдәге медаленә лаек булды. Әлбәттә, бу сөенечле күрсәткечләр. Чөнки киләчәгебез шушы яшьләр кулында.

Районда физик культура һәм спортны, спорт төрләрен үстерү, спорт чараларын уздыру өчен бөтен шартлар да бар: 186 спорт корылмасы эшләп килә. Аеруча  балалар һәм яшүсмерләр арасында спортны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Шөкер, яшь спортчыларыбыз сынатмый, һәрдаим җиңүләре белән сөендереп торалар. Шахмат мәктәбе генә ни тора! Фәһим абый белән Илдар Сәрдәр улы районда шахмат спортын югары баскычка күтәргән кешеләр. Яшь шахматчыларыбыз һәрдаим, ирешкән дәрәҗәләрне төшерми, 11 тапкыр Россия чемпионнары исемен яуладылар. Хоккейчы егетләребез Россия күләмендә танылу алып иң көчле командаларның берсе санала. Якташыбыз, Татар Суыксу егете Азат Габдрашитов, район, республика һәм илебез данын яклап, БРИКС илләре уеннары кысаларында билбау көрәше буенча чемпион калды. Бу чыннан да зур горурлык!

 -Узган ел «Гаилә елы» дип игълан ителгән иде. Районда бик күп чаралар үткәрелде. Алар дәвамлы булырмы?

- Әлбәттә, гаилә кыйммәтләрен, иҗат гаиләләрен барлаучы, аларны сәхнәгә күтәрүче төрле бәйгеләр, район үзәге оешма, предприятиеләренең, авыл мәдәният йортларында узучы  традицион үзешчән сәнгать, театр коллективларының район смотры, театр  декадасы да елның матур мәдәни чараларына әверелде. Аларны дәвам итү төп бурычларның берсе. Гаилә елы, үткәрелгән чаралар безне нык берләштерде. Бүгенге көндә районда 113 мәдәният учагы эшләп килә.  21  “халык”  һәм  2 “үрнәк” исемен йөртүче 23 иҗат коллективы хезмәт куя. Муниципаль драма һәм комедия театры артистларын районда гына түгел, башкалабызда, күрше, чиктәш республикаларда да яхшы беләләр.

Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыйлыйбыз. 2025 ел Илебез Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бөек Ватан сугышның тарихта гадәти сәхифә генә түгел, бөек Халкыбызның данлы үткәне икәнен яшь буынга җиткерү, һәм яшьләрдә шул батырлар буынының дәвамчылары булуга горурлык хисләре тәрбияләү безнең төп бурычыбыз. Агымдагы ел Җиңү һәм Тынычлык елы булып калсын иде.

Бүгенге көндә ата-бабаларыбызның эшен дәвам итеп. Ватаныбыз мәнфәгатен яклап, бөтен илләргә каршы неонацизм белән көрәшкән егетләребезгә тагын бер кат рәхмәт әйтеп, аларга, гаиләләренә ярдәм итеп, һаләк булган батырларыбызны искә алырга тиеш без. Аларны онытырга хакыбыз юк.  Алар безнең өчен, киләчәк буын өчен батырлык үрнәге.

Һәркемнең дә теләге бер – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, утлы тарих битләрен ябып кую, тыныч тормышка кайту. Без моңа бары тик бердәм булганда гына ирешә алачакбыз.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Ил-көннәребез тыныч, дөньялар имин булсын. Яңа елда сезгә зур уңышлар теләп калабыз.

- Рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International