7 гыйнвар көнне Яңа 2025 елда туган беренче балага Актаныш районы гражданнар хәле актлары теркәү бүлеге тарафыннан бала тудыру йортында тантаналы төстә туу турында таныклык тапшырылды.
2025 ел- Россия президенты В. Путин тарафыннан «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. Яңа елыбызны котлап Актанышта көчле зат, ир-егетләр вәкиле-Рамир Шәмсиевнең дөньяга килүе әти-әнисен, әби-бабаларын, туганнарын гына түгел, район җитәкчелеген, үзәк хастаханә хезмәткәрләрен дә сөендерде.
Яңа елның тәүге сабыен каршы алу Актаныш район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә олы вакыйгага әйләнде. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Шәмсиевләр гаиләсен икенче сабыйлары туу уңаеннан котлады, балаларының гаиләнең, районыбызның илебезнең горурлыгы булып үсеп җитүләрен теләде. Гөлфинә Баян кызы Рамирның туу турындагы таныклыгын әтисе Данис белән Лилия Шәмсиевләргә тапшырды. Шулай ук чәчәк гөлләмәсе белән бергә «Татар милли ашлары» дигән энциклопедик китап та яшь гаиләнең йортын ямьләп торачак әле.
Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров Шәмсиевләрне уллары туу белән тәбрикләде, Рамирның илебезнең җәмгыятькә файда китерә торган шәхес- һәрьяклы үсешкә ия граждан булып өлгереп җитүен, яшь гаиләне исә күп балалы гаиләләр рәтендә күрергә теләвен әйтте.