Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Яңа ел белән котлады

2024 елның 31 декабре, сишәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа - 2025 ел белән тәбрик итәм!

Яңа ел календарьдагы гади дата гына түгел, узган юлга бер караш салып, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясап, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләү чоры ул.

Алдагы ел Илебез Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде, ә Республикабызда Ватанны саклаучылар елы буларак узачак.

Тарихи дөреслекне саклап, бүгенге көндә кулларына корал тотып Ватаныбыз мәнфәгатен яклаган егетләребезгә тагын бер кат рәхмәт әйтеп, аларга, гаиләләренә ярдәм итеп, һаләк булган батырларыбызны искә алырга яхшы сәбәп ул.

Алар безнең өчен, киләчәк буын өчен батырлык үрнәге. Теләк бер генә – дөньялар тынычланып, егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Аларның якыннарына, гаиләләренә, һәрдаим ярдәм кулы сузган райондашларыбызга зур рәхмәт.

Шуны онытмасак иде - уртак тырышлык һәм бердәмлек белән генә барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алабыз.

Ка­дер­ле дуслар! Сез­нең бар­ча­гыз­ны да бәй­рәм бе­лән кот­лыйм. Яңа ел һәр йорт­ка имин­лек, га­и­лә­ләр­гә ты­ныч­лык, мул­лык һәм бә­хет-шат­лык­лар алып кил­сен! Сез­нең һәр­бе­ре­гез­гә рух нык­лы­гы, кү­ңел көр­ле­ге һәм сә­ла­мәт­лек те­лим.

Ил-көн­нә­ре­без ты­ныч, имин, 2025 ел яңа уңыш­лар, яңа җиңүләр һәм бә­хет­ләр елы бул­сын!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International