15 июль көненә Татарстанда
COVID-19 белән авыруның 51 яңа очрагы теркәлгән.
18 кеше хастаханәгә салынган, 33 кеше өйдә дәвалана.
География:
1. Казан – 18
2. Яр Чаллы – 12
3. Актаныш – 2
4. Алексеевск – 3
5. Әлмәт – 1
6. Биектау – 1
7. Зәй районы-1
8. Яшел Үзән – 1
9. Лаеш – 2
10. Минзәлә – 2
11. Мөслим – 1
12. Түбән Кама – 1
13. Нурлат районы-4
14. Питрәч – 1
15. Тукай районы-1
Иң җитез, белемле, оста машина йөртүче нәфис затларыбыз билгеләнде.
1 урын - Эльвира Әмирҗанова
2 урын - Рәмилә Газизова
3 урын - Ләйсән Ядгәрова
Кызларыбызны ихластан котлыйбыз!
Район терлекчелек тармагының июнь ае нәтиҗәләре буенча бар күрсәткечләр буенча да иң алдынгы җирлек буларак Аеш җирлеге билгеләнде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә районында яшәүче кулланучылар мөрәҗәгать итэлэр. Шәһәр читендәге йортларда яшәүчеләр һәм бакчачыларда җәйге сезон. Аларның күбесе өчен участокта тәртип урнаштыру эшләре бара. Хәзерге вакытта шәһәр читендәге йортның аерылгысыз атрибуты булып газонокосилка, үлән чабу техникасы тора. Техника кыйммәтле һәм һәрвакытта да, кызганычка каршы, сыйфатлы түгел.
Сыер асрау отышлымы? Сыеры барның сые бар ди халык. Бар, әлбәттә, үзеңә генә җитәрлек сөте дә, мае да, тора-бара ите дә була. Кайберәүләр сөтен сатып керем дә кертә әле. Ник кайберәүләр дим, чөнки бар җирлектә дә саннар һәм сумнар тигез түгел.
8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә
Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый
Ел бик үзенчәлекле килде. Әмма шуңа карамастан, булган икмәкләрне түкми-чәчми җыеп аларга кирәк. Урып җыюга 6 июль көннне тәүгеләрдән булып “Актаныш” агрофирмасы кергән иде. Бүген инде шактый хуҗалыкларда кызу урак өсте. Хуҗалыкларның әзерлеге нинди? Өметләр акланырмы? Комбайнчыларга, пай җирләренә түләү ничек булачак? Сишәмбе көнне хакимияттә узган чираттагы брифинг шушы сорауларга багышланган иде.
Район башлыгы Энгель Фәттахов Актанышның 2нче кварталында яшәүчеләр белән очрашып, аларның тәкъдим-сорауларын тыңлады. Биредә "Безнең ишегалды" проекты нигезендә төзекләндерү эшләре бара. Юллар, машина кую урыннары, җәяүлеләргә яңа юл салына. Бар эшләр дә яшәүчеләр белән киңәшләшеп, бар уңайлыкларны да исәпкә алып эшләнә.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, Актанышның беренче һәм икенче, Сәфәр мәктәбе укучылары район данын яклап җәйге геология олимпидасында катнашалар. Әлеге олимпиада Әлмәт шәһәренең "Солнечный" лагерында үтә. Аларга уңышлар телибез!