ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген җирлек башлыклары, узган ел хакимият белән ике арада төзелгән килешүләр буенча хисап тотты. Шулай ук, 2022 елга максат һәм бурычлар билгеләнгән килешүләр имзаланды.

Соңгы вакытта Татарстанда күпфатирлы йортларда сөрем газы белән агулану очраклары ешайды.
Сөреме газы - канга керә торган кислородны киметә торган иссез газ.

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 нче елның 19 нчы январенда  14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә һәм районнардагы территориаль булекләрдә -Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булегендә (Актаныш авылы Ленин проспекты 61 нче А йорт адресында)  эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Район полиция бүлегенең еллык эшчәнлеге белән танышты ул һәм район башлыгы Энгель Фәттахов белән Бүләк чаңгы юлын сынады.

Яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә

Федераль законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр яктылыгында Россия Пенсия фондына әлегә кадәр социаль яклау һәм Россия хезмәт региональ органнары Татарстан Республикасы буенча 18 меңнән артык түләү делолары нигезендә тормышка ашырган социаль ярдәм төрләрен түләү буенча өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре тапшырыла.


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Районыбызның мөхтәрәм заты, мактаулы гражданины Нургалиев Фидаил Сәет улы бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 85 яшьлек юбилеен каршылый! Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде. 

Бүген, ягъни 11 гыйнвар көнне ТРның Актаныш муниципаль район Советының чираттантыш 4 чакырылыш 15 нче утырышы узды.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Якташыбыз, Россия эшмәкәре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, зәркән базары эксперты, "Алмаз-Холдинг» сәүдә маркасына нигез салучы, Кострома өлкәсе Думасының V һәм VI чакырылыш депутаты Гомәров Флүн Фәһим улы Россия Президенты В.В. Путинның 756 санлы карары нигезендә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" II дәрәҗә орден медале белән бүләкләнде. Зур хөрмәткә лаек булган якташыбызны ихластан котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International