Районыбызның мөхтәрәм заты, мактаулы гражданины Нургалиев Фидаил Сәет улы бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 85 яшьлек юбилеен каршылый! Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде.
Яшьлек, үсмер чорында күп югалтулар, авырлыклар күргән кеше ул. 1942 елда сугыштан яраланып кайткан әтисе вафат була. ике апасы белән фидаил әнисе кайгыртуында үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач хуҗалык эшенә җигелә. 1959 елда, армия сафларыннан кайткач кулланучылар җәмгыятьләренең район бүлегенә шофер булып урнаша. Йөген дә ташый, белем алуын да ташламый. Кичке мәктәпне һәм читтән торып сәүдә институтын тәмамлый. Тырышлыгы һәм гадел фидакарь хезмәте белән күтәрелә. Башта җәмәгать туклануы предприятияләре директоры, 1979 елдан кулланучылар җәмгыятьләренең район бүлеген җитәкли. Күп төзелешләр, яңарышлар чоры була ул. Лаеклы ялга саклык банкы идарәчесе вазыйфасыннан чыга.
Фидаил Сәет улы 6 мәртәбә район Советы депутаты булып сайлана, 1985 елда Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре исеме бирелә. 2007 елда Актанышның Мактаулы гражданы исеменә лаек була. Бүгенге көндә дә җәмәгате Лиза ханым белән тигезлектә гомер кичерәләр.
Мөхтәрәм Фидаил Сәет улын без дә ихластан юбилее белән тәбрик итәбез! Гомерегез юллар кебек озын, кояштай якты булсын. Тормыш иптәшегез Лиза апа белән тигезлектә, балаларыгыз сөенечендә озак еллар бәхетле яшәгез. Алга таба да язмыш атыгызны үзегез теләгәнчә йөгәнләп, тагы да күркәмрәк юбилей тауларына каршы җилдерергә язсын. Өмет-хыялларыгыз чынга ашсын. Юбилеегыз котлы, мөбәрәк булсын!